Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Яңа Чишмә муниципаль районында булды.
Эльмира Зарипованың эш визиты картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан башланды. Ведомство башлыгы яшәү шартлары, туклану һәм хезмәт күрсәтү сыйфаты белән кызыксынды. Министр күптән түгел үткәрелгән капиталь ремонтның торышын һәм сыйфатын уңай бәяләде.
Эшлекле сәфәр кысаларында Эльмира Зарипова район башлыгы Вячеслав Козлов белән очрашты һәм гражданнар кабул итте. Кабул итүгә Яңа Чишмә районында яшәүче дүрт кеше шәхси сораулар белән мөрәҗәгать итте. Аларның барысына да аңлатмалар бирелде.