Зәй халык мәшгульлеге үзәге профконсультанты Ләйсән Баһаутдинова "Тату гаилә” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен “Һөнәр-шәһәренә сәяхәт” дип исемләнгән чара уздырды.
Мәшгульлек хезмәте инспекторы балаларга үзәкнең ниләр белән шөгыльләнүен аңлатты. Чараның төп өлеше викторина форматында узды.
Ләйсән Баһаутдинова балаларга ни сәбәпле эшләргә кирәклеген хакында бәян итте, вакансия табуда мәшгульлек үзәге ничек ярдәм итә алуына багышланган мультфильмнар күрсәтте. Соңыннан бакчага йөрүчеләр һөнәрләр турындагы табышмакларны чиште. Моннан тыш, балалар киләчәктә кем булырга теләүләре һәм ни сәбәпле әлеге һөнәрне сайлаулары турында сөйләде.
Чара ахырында барлык катнашучыларга һөнәрләр төшерелгән түштамгалар тапшырылды.