"Шатлык"та "Наркотикларсыз тормыш" дәресе

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

Зәйнең "Шатлык" социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе үзәге белгечләре наркотикларга каршы акция уңаеннан "Наркотикларсыз тормыш" дигән дәрес  үткәрде.

Төрле проблемаларны, хокук бозуларны тиешле мәгълүмат һәм психологик ярдәм чаралары ярдәмендә хәл итәргә мөмкин. Чарада гаиләдәге социаль хезмәт алучыларның 10 балигъ булмаган баласы катнашты.

Арт-терапия нигезендә төркемле дәресләр гаиләнең интеграцияләнүен, ата-аналарның нәтиҗәсез позициясен коррекцияләүне торгызырга ярдәм итә.

Үткәрелгән психогимнастик  күнегүләр һәм бию-хәрәкәт терапиясе нәтиҗәсендә дәрестә катнашучылар үз хис-тойгыларын хәрәкәтләр ярдәмендә чагылдырырга өйрәнде, шулай ук төркемнәрдә элемтәләр урнаштырырга һәм ышанычсызлыкны җиңә алырга өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International