Алабуганың "Ышаныч" үзәге наркотикларга каршы кросста катнашты

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

Алабуга районында наркотикларга каршы кросста "Ышаныш" үзәге хезмәткәрләре һәм балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучы балалар катнашты.

Җиңел атлетика кроссы "Наркотикларсыз тормыш" республика наркотикларга каршы акциясе кысаларында үткәрелде.  Акциянең төп максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм россиялеләрне, барыннан да элек, яшьләрне физик культура белән шөгыльләнүгә җәлеп итү.

Район оешмаларының төрле яшьтәге катнашучылары, мәктәп укучылары, спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр 800 м дистанцисендә үз көчләрен сынап карады. Ярыш судьясы узышның кагыйдәләре һәм нинди эзлеклелектә узачагы турында сөйләде.

Кросста катнашучылар финишка беренче булып килү өчен бөтен көчләрен куярга тырышты. Ярышлар тәмамлангач, нәтиҗәләр игълан ителде, җиңүчеләр призлар белән бүләкләнде, барлык катнашучылар да күп елмаюлар, сәламәтлек һәм яхшы кәеф алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International