Кукмара тернәкләндерү үзәгендә сәламәт яшәү рәвешенә хөрмәт тәрбиялиләр

2019 елның 28 июне, җомга

Кукмара муниципаль районындагы “Шәфкать” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү  үзәгендә  28 июньдә “Җәй – сәламәтлек өчен вакыт” дигән күңел ачу чарасы узды.

Чараның максаты  балаларга сәламәт яшәү рәвеше алып бару һәм физик культура белән шөгыльләнүгә кызыксыну тәрбияләү.

Балалар С.В. Михалковның “Аю трубканы эзләп тапкан” әкияте инсценировкасын карады. Әкият персонажлары белән бергә балалар тәмәке тартуның сәламәтлеккә зыян салуына һәм күбрәк вакыт саф һавада булуына, дуслары белән хәрәкәтле уеннар уйнарга, каникулларны файдалы итеп үткәрергә кирәклегенә инандылар.

Балалар спорт турында табышмакларга җавап бирде, җәй турында җырлар башкардылар һәм биеделәр, төрле спорт уеннарында ярыштылар.    

Күңел ачу барысын  да уңай эмоцияләр белән баетты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International