27 июнь көнендә ТАССР оешуның 100 еллыгына карата төзелгән план нигезендә, Кукмара муниципаль районындагы “Шәфкать” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә инвалид балалар өчен район музеена экскурсия үткәрелде.
Балалар игътибар белән экскурсоводны тыңладылар hәм ТАССР ның 100 еллыгына багышланган экспозицияне карап уздылар.
Мондый патриотик чара хәзерге яшүсмерләргә бик файдалы, чөнки һәрбер кеше үз тарихын белергә, онытмаска һәм хөрмәт итәргә тиеш.