Апасның "Рассвет" комплекслы үзәгендә балигъ булмаганнар белән төркемле дәрес узды. Дәресне "Самоделки" клубы эшчәнлеге уңаеннан гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы оештырды.
Белгеч фикеренчә, табигый материалдан үзенчәлекле эшләнмәләр ясап, балалар киң фикерләүне, вак моториканы, үзләренең иҗади сәләтен үстерә. Шулай ук, табигать нигъмәтләренә сакчыл караш тәрбияләнә, материалның үз үзенчәлекләрен аңларга, буяуларның, формаларның һәм фактураларның төрлелеген күрергә өйрәнә.