ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшьүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар Яңа Кырлай авылына мавыктыргыч сәяхәт кылдылар.
Балалар Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексында булдылар. Музей тирәсендә Тукай әсәрләрендәге герой сыннарыннан матур парк барлыкка килгән. Паркта кечкенә Габдулла һәм аның тәрбиягә алган Сәгъди тарафыннан 1893 утыртылган нарат үсә.
Музей артында матур күл бар, тәрбияләнүчеләр анда катамараннарда йөзделәр. Балалар бик канәгать калды. Экскурсовод музей буйлап экскурсия үткәрде, анда балалар шагыйрьнең тормыш этаплары һәм иҗаты белән танышты. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый экскурсияләр балаларда туган якка, туган телгә кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләүгә ярдәм итә һәм татар шагыйренең бай мәдәни мирасы белән танышырга мөмкинлек бирә.