"Өлкән буын" проекты уңаеннан пенсия яше алдындагыларны укытуны оештыру ике ысул белән гамәлгә ашырыла

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

Бу хакта "Татарстан" ДТРК корреспондентына Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

Министр сүзләренә караганда, гражданнарга уңайлы булсын өчен, сайлап алуны оештыруның ике варианты тәкъдим ителә. Беренче вариант - "Ворлдскиллс Россия" хәрәкәте аша. "Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия) һөнәри бергәлекләрне һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы"  берлеге 116 белем бирү программасы буенча белем бирә: веб-дизайн, мәгълүмати кабель челтәрләре, бизнес өчен программа карарлары, пешекчелек эше, икмәк пешерү һ. б.

"Союз тәкъдим итә торган белем бирү программаларының берсе буенча укуларны узу өчен граждан Ворлдскиллс Академиясенең махсус сайтында  теркәлү узарга тиеш (www.50plus.worldskills.ru), – дип ассызыклады Эльмира Зарипова.

Укуны оештыруның икенче варианты халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре аша гамәлгә ашырыла.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры интервьюларын ГТРК «Татарстан» сайтында карарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International