"Астра" үзәгендә "Янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре”  танып-белү сәгате үткәрелде

2019 елның 28 июне, җомга

28  июньдә Алабуга "Астра" мөмкинлекләре чиклебалалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм аларның әти-әниләре өчен “Янгын вакытында кешенең үз-үзен тоту кагыйдәләре” дигән танып-белү сәгате үткәрелде.

Чараның максаты янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белү.

Балалар йортта янгын чыгу факторлары белән танышты. Шулай ук “Йортта янгын булса, кеше нишләргә тиеш” дигән видео ролик күрсәтелде.Төрле сораулар каралды:Өйдә янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм янган бинадан эвакуацияләү ысуллары, янгынның кешеләргә зарар китерә торган факторлары, янгын сүндерү хезмәткәрләренең телефон номерлары.

Алынган белемнәр балаларга һәм ата-аналарга мондый хәлләрдә дөрес  эш итәргә, тынычлыкны сакларга һәм янгын вакытында үз гамәлләрен аек бәяләргә ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International