Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова "Демография" милли проектының "Өлкән буын" федераль проекты уңаеннан 2019 елда пенсия алды яшендәгеләрне һөнәри укытуны гамәлгә ашыру турында "Татарстан" ДТРК белән әңгәмәсендә сөйләде.
Ведомство башлыгы программа кысаларында халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнары аша максатчан категориядә якынча 800 кеше белем ала башлады, дип билгеләп үтте. Барлыгы 2,5 меңнән дә ким булмаган кешене өйрәтү планлаштырыла.
"Булган һөнәр буенча квалификацияне күтәрү яки өстәмә компетенция алу, Һичшиксез, хезмәткәрнең конкурентлыкка сәләтлелеген һәм кыйммәтен арттыра," - дип ассызыклады министр.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры катнашындагы әңгәмәне "Татарстан" ДТРК сайтында карарга мөмкин.