Чирмешән районы социаль хезмәткәре фидакарь хезмәт өчен бүләкләнде

2019 елның 28 июне, җомга

Наталья Бороздина 1998 елның 1 июненнән Чирмешән "Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәткәр булып эшли. Бүгенге көндә ул 5 социаль хезмәт алучыга хезмәт күрсәтә.

Социаль хезмәткәргә барлык күңел җылысын бөтен кешегә тигез бүләргә кирәк, үзе хезмәт күрсәтә торган өлкәннәрне дә үпкәләтмәскә; үз гаиләңә дә җиткерергә. Физик эшне дә байтак башкарырга туры килә. Төрле тармакларда белемең, тәҗрибәң булу да зарур.

Үзе хезмәт  күрсәтүче өлкәннәргә кибеттән азык-төлек сатып алганда аларның нинди ризыклар яратуларын, аларга кайсы ризыкның яраганлыгын-ярамаганлыгын да истә тоту бик мөһим. Социаль хезмәткәрнең аралашу манерасы, тышкы кыяфәте, кием-салымына да таләпләр зур.

21 ел эшләү дәверендә Наталья Василий кызы әлеге таләпләрне бик яхшы үзләштергән. Ул һәркемнең күңеленә юл таба белә.

Бороздина Наталья күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасы халкын социаль яклау өлкәсендәге казанышлары өчен 27 июньдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында Татарстан Республикасы премьер-министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International