Казанда картлар һәм инвалидлар интернат-йортларда яшәүчеләр Республика шахмат-шашка турнирында уңышлы чыгыш ясады.
Алабуга картлар һәм инвалидлар интернат-йортын Альберт Бикмөхәммәтов һәм Владимир Яшин тәкъдим иттеләр. Алар икесе дә икенче урыннарны алды. Команда беренчелегендә Алабуга картлар һәм инвалидлар интернат-йорты шулай ук бронза медальгә лаек булды.
Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр, шахматчы В.Н. Соколов һәм шашка уйнаучы С. А. Прокофьев призлы нәтиҗәләргә ирешмәсә дә, лаеклы һәм гадел уен күрсәттеләр.