Җәйге каникулны балалар көтеп ала. Әмма, эссе һава торышы, буш вакытның күп булуы, ә ата-аналар контроле булмавы балалар өчен зур куркыныч тудыра.
Югары Ослан районының “Өмет утравы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре җәйге каникулда балигъ булмаганнар белән профилактик чара уздырды.
Чара барышында белгечләр балаларга: “Бәла чыкмасын дисәң, су янында сак бул”, - дип, сулыклар янында, суда үзеңне ничек тоту турында сөйләде, урмандагы куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырдылар, шулай ук янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искәртеп үттеләр.
“Һәр бала, яшенә карамастан, ял вакытында гади куркынычсызлык кагыйдәләрен белергә тиеш, югыйсә каникул күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Әлеге чараның максаты балаларны сәламәтлек өчен куркыныч хәлләрдән сакланырга өйрәтү, үз сәламәтлегеңә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү”, - ди гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Эльвира Сафиуллина.