Түбән Камада "аңлашылмаучанлык йомгагын" сүтәләр

2019 елның 28 июне, җомга

Балигъ булмаганнар арасында рәхимсез мөгамәлә профилактикасы буенча республика программасын тормышка ашыру уңаеннан Түбән Каманың "Веста" үзәге психологы Наталья Емельянова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 бала өчен  “Аңлашылмаучанлык йомгагын сүтү” дигән дәрес үткәрде. 

Дәрес кысаларында психолог балаларга төрле күнегүләр тәкъдим итте, алар барышында катнашучылар тирә-юньдәгеләрнең үтенечләрен тыңларга һәм ишетергә, башка катнашучылардан ярдәм тәкъдим итәргә һәм алырга, шулай ук коллективта бердәм эш итәргә өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International