Һәрберебезгә каршылыклы хәлләр белән очрашырга туры килә. Шуңа күрә һәр кешегә каршылыклар килеп туган очракта үз-үзеңне тоту ысуллары турында гап-гади генә булса да күзалларга кирәк.
Кешеләр каршылык белән инде бик яшьли очраша. Кече яшьтәге балаларда каршылыклар ешрак уенчык, урта яшьтәге балаларда рольләре, ә зуррак яшьтә уен кагыйдәләре аркасында килеп чыга.
Балалар арасында низагларны җиңү өчен иң нәтиҗәле шарт булып әкият белән дәвалау тора. 27нче июнендә Әлмәтнең "Кайгырту" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәгендә кече сыйныф укучылары өчен "Әкият өлкәсендә каршылыклар" исемле дәрес үткәрелде. Максаты: кече мәктәп яшендәге балаларда низагны чишүдә әкиятнең нәтиҗәлелеген билгеләү.
Кече мәктәп яшендәге балаларны "каршылык" төшенчәсе белән таныштырдылар. Әкияти дәвалау ысулы белән низаглы шартлар тикшерелде. Каршылыклы вакытта үз-үзеңне тотуны билгеләүче төп сәбәп күрсәтелде. Шәхеснең каршылыклы шартларны эзлекле хәл итү өчен кирәкле үзлекләрен һәм сыйфатларын үстерүгә ярдәм ителде.
Дәрес барышында халыктагы төрле популяр әкиятләр кулланылды. Әлеге әкиятләр ярдәмендә низаглы шартларны хәл итү турында фикер алыштылар. Балалар ныклы фикер алышты һәм каршылыклы шартлардан котылу юлларын тәкъдим итте.