Транспорт чаралары сентябрь аеннан 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә хезмәт күрсәтә башлаячак.
Менделеевск районының "Өмет яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре шәһәр урамнарында "Статус: Үзмәшгуль" дигән чираттагы мәгълүмати-агарту акциясен уздырды.
Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте программаларында катнашу өчен эш бирүчеләрне җәлеп итү максатында, мәшгульлек үзәге белгечләре Әлмәт шәһәренең шәхси эшмәкәрләренә маркетинг сәфәрләр ясый.
Әлмәт мәшгульлек үзәге эшсез гражданнарга үз эшләрен ачу өчен бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме күрсәтә. Финанс ярдәме алу өчен Әлмәт шәһәренең мәшгульлек үзәгендә эшсез граждан буларак теркәлергә, эшмәкәрлек эшчәнлеге төрен сайларга һәм бизнес-план әзерләргә кирәк.
Лениногорскийның "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Тамара Тимофеева кыр чәчәкләреннән һәм үләнләрдән такыя үрү буенча мастер-класс үткәрде.
18 июль көнне Түбән Кама мәшгүльлек үзәге "Түбән Кама икмәк комбинаты" ҖЧҖ өчен эш бирүче көне үткәрә. Чара түбәндәге адрес буенча узачак: Түбән Кама шәһәре, Бызов урамы, 20а йорт (каб. 222), 10.00 сәгатьтә башлана.
10 июльдә Кукмара районындагы "Шщфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар өчен "Хыял" тегү фабрикасына профориентация буенча экскурсия оештырылды.
2019 елның 10 июленә республикада рәсми рәвештә теркәлгән 11 271 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 129 кешегә кимрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,55 % тәшкил итә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Яшел Үзәндә рәсми рәвештә теркәлгән 376 эшсез кеше исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 74 кешегә кимрәк.
9 нчы июльдә Тукай муниципаль районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологлары Ләйсән Насыйрова "Әбүзәр" мәчете имам-хатыйбы Али хәзрәт белән берлектә "Тормыш бүләк ит" дип исемләнгән тренинг оештырды. Чара Тукай үзәк район хастаханәсендә узды.