Лениногорскийның "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Тамара Тимофеева кыр чәчәкләреннән һәм үләнләрдән такыя үрү буенча мастер-класс үткәрде.
Әлеге чарада 4 нче номерлы патронлаштыру участогында яшәүче балигъ булмаган һәм өлкәннәр катнашты. Мастер-классның максаты гаилә абруен күтәрү һәм традицион гаилә кыйммәтләрен ныгыту, балаларны уеннар, йолалар, гореф-гадәтләр аша милли мәдәнияткә тарту иде.
Чарада катнашучылар такыяларлар үрү белән бәйле халык традицияләре, Иван Купала бәйрәме турында белде. Чәчәкләр җыю традициясе чарада катнашучыларда зур кызыксыну уятты һәм барысы да мавыгып эшкә алынды. Чара ахырында кунаклар халык уенда катнаштылар.