Соңгы мәгълүматларга караганда, Яшел Үзәндә рәсми рәвештә теркәлгән 376 эшсез кеше исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 74 кешегә кимрәк.
Шулай ук бу атнада Яр Чаллы, Менделеевск һәм Түбән Камада эшсезләр саны кимегән. 2019 елның 9 июленә әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1 105, 51 һәм 899 эшсез граждан теркәлгән.
Бу атнада Алабугада эшсезләр саны арту күзәтелә.
Кама Аланында һәм Чистайда эшсезләр саны бу атнада үзгәрмәгән һәм 338 һәм 309 кеше тәшкил итә.