Өлкән яшьтәге кешеләрне хастаханәләргә йөртү өчен Татарстан 43 автомобиль алачак

2019 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

Август ахырында авыл җирлегендә яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрне медицина оешмаларына йөртү өчен Татарстан 43 автомобиль алачак. Бу хакта кичә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Гадел Мөбәрәкшин Казанның 21нче номерлы сырхауханәсендә гериатрик ярдәмне үстерү мәсьәләсе буенча киңәшмәдә белдерде.

Татарстанның 98 авыл торак пунктында 65 яшьтән өлкәнрәк 150дән 200гә кадәр кеше яши, дип сөйләде докладчы. "Өлкән яшьтәге кешеләргә кирәкле ярдәм күрсәтү өчен авыл җирлегендә мобиль бригадалар эшләячәк. Федераль акчага өстәмә рәвештә 43 автотранспорт чарасы сатып алыначак, алар авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны тикшерү һәм скрининг өчен медицина оешмаларына илтеп җиткерү җәһәтеннән файдаланылачак", – дип билгеләп үтте Мөбәрәкшин. Ул машиналарны агымдагы елның август ахырында китерү планлаштырыла, дип өстәде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова фикеренчә, сәламәтлек саклау системасына социаль хезмәткәрләрнең кушылуы мөһим. "Бүген "Демография" илкүләм проекты кысаларында моңарчы күрелмәгән карар кабул ителде. 43 автомобиль сатып алына һәм сентябрьдән 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә хезмәт күрсәтә башлаячак. Акча бүлеп бирелде инде, торглар үткәрелде. Авыл җирлегендә кайвакыт өлкән яшьтәге кешене поликлиникага яки хастаханәгә табибка алып барырга кирәк. Социаль яклау хезмәте бу вазифаны үз өстенә алачак", - дип ассызыклады ул.

Фото: Владимир Васильев ("Татар-информ" МА)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International