10 июльдә Кукмара районындагы "Шщфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар өчен "Хыял" тегү фабрикасына профориентация буенча экскурсия оештырылды.
Экскурсиянең максаты - балаларны фабрика барлыкка килү тарихы һәм тегүче эшенең үзенчәлекләре белән таныштыру. Балаларга кием-салымның ничек тегүен белү кызыклы булды. Балалар осталарның эшен зур кызыксыну белән күзәтте, ә тегү осталары, үз чиратында, балаларны кызыксындырган сорауларга бик теләп җавап бирд.
Экскурсия кием ачу цехыннан башланды һәм әзер продукция җыелмасы белән тәмамланды, шуңа күрә балалар куртка, комбинезон, чалбарлар кебек матур эшләнмәләр ясау юлын үз күзләре белән күрә алды.