Түбән Камада эш бирүче көне узачак

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

18 июль көнне Түбән Кама мәшгүльлек үзәге "Түбән Кама икмәк комбинаты" ҖЧҖ өчен эш бирүче көне үткәрә. Чара түбәндәге адрес буенча узачак: Түбән Кама шәһәре, Бызов урамы, 20а йорт (каб. 222),  10.00 сәгатьтә башлана.

Эш бирүче көнендә белемсез һәм тәҗрибәсез кандидатуралар да каралачак. Оешма шулай ук уку, соңыннан эшкә урнашу мөмкинлеге дә бирә.

"Түбән Кама икмәк комбинаты" ҖЧҖ түбәндәге вакансияләр тәкъдим итә: контроль-үткәрү пункты контролеры, азык-төлек продукциясе җитештерү җиһазларын көйләүче, автотранспорт цехы диспетчеры, кондитер, пешерүче, сәүдә агенты, азык-төлек сәнәгате җитештерү линия операторы, автомобиль йөртүче һәм башкалар.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (8555) 42-68-00.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International