9 нчы июльдә Тукай муниципаль районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологлары Ләйсән Насыйрова "Әбүзәр" мәчете имам-хатыйбы Али хәзрәт белән берлектә "Тормыш бүләк ит" дип исемләнгән тренинг оештырды. Чара Тукай үзәк район хастаханәсендә узды.
Тренингның максаты абортларны кисәтү, булачак ата-аналарның физик, эмоциональ, психик, әхлакый һәм рухи сәламәтлеген саклау.
Әлеге чарада 12 балигъ булмаган бала катнашты.
Чара барышында Али хәзрәт әхлакый хәлләр һәм абортларга диннең мөнәсәбәте турында сөйләде. Психолог хатын-кызның организмы һәм аның психикасы өчен аборт нәтиҗәләре турында сөйләде, "Балага тормыш бүләк ит" темасына арт терапия үткәрелде. Булачак балага тормышны ничек саклап калу мөһим икәнлеге турында әйтелде.