Менделеевскта "Статус: Үзмәшгуль" акциясе узды

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

Менделеевск районының "Өмет яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре шәһәр урамнарында "Статус: Үзмәшгуль" дигән чираттагы мәгълүмати-агарту акциясен уздырды.

10 июль көнне гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгечләре Н. Мәснәвиева, Е.Әгъләметдинова һәм М.Иванова шәһәрнең иң җанлы урамнары буйлап узды һәм социаль хезмәт алучылар гаиләләрен барлап чыктылар. Белгечләр "Профессиональ эшчәнлеккә салым" дигән яңа салым режимы турында мәгълүмат белән уртаклашты.

Акциядә катнашучылар арасында "Минем салым" порталында үзмәшгуль буларак теркәлүчеләр һәм теркәлергә планлаштыручылар да очрады.

Азык-төлек белән шөгыльләнергә ярата һәм аны заказга әзерли торган социаль хезмәт алучыларның берсе белгечләрдән алынган мәгълүмат аның өчен бик актуальлеген билгеләп үтте. 

Акциядә барлыгы 15 социаль хезмәт алучы һәм 37 граждан катнашты. Аларның барысына да "Статус: }Үзмәшгульлек" темасына мәгълүмати буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International