Түбән Камада вакансияләр ярминкәсенә йомгак ясадылар

2019 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Түбән Камада вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды, анда Татарстан Республикасы буенча 11 нче Россия Федераль салым хезмәте, Түбән Кама "Таттелеком" ГАҖ, "КамЭнергоМаш" ҖЧҖ катнашты.

Алар дәгъва кылучыларга түбәндәге вакансияләр тәкъдим итте: килешүләр төзү буенча агент, сату һәм хезмәт күрсәтү офисы белгече, юридик затларга сату бүлегенең әйдәп баручы белгече, слесарь-сантехник, камераль тикшерүләр бүлегенең һәм күчмә тикшерүләр бүлегенең баш дәүләт салым инспекторы, камераль тикшерүләр бүлегенең өлкән дәүләт салым инспекторы, механик җыю эшләре слесаре, токарь-универсал һ.б.

Вакантлы эш урыннары ярминкәсендә 17 кеше килде, шуларның 3се предприятиегә юллама алды.

Моннан тыш, гражданнарга интернет-ресурслар аша, шул исәптән "Россиядә эш" гомумроссия вакансияләр базасын кулланып, эш эзләү мөмкинлеге турында мәгълүмат бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International