13 июльдә Казанның Кремль яр буенда Life Fest "Bio" фестивале узачак. Чара 12.00 сәгатьтә башлана.
Фестиваль программасы шартлы рәвештә төрле зоналар һәм активлыклар белән 5 тематик блокка бүленгән: "Ecology", "Body", "Mind", "Energy", "Beauty". "Body" блогында "һәркем өчен мөмкин булган спорт" төрләре буенча тренировкалар тәкъдим ителәчәк, сәламәт яшәү рәвеше культурасы, дөрес туклану һәм грамоталы спорт йөкләнеше турында лекцияләр уздырылачак. Шулай ук сәламәтлек һәм спорт алдыннан тикшерүләр һәм табиб консультацияләре оештырылачак.
Фестиваль кысаларында 15.20 дән 16.10 гә кадәр "Мин булдырам" социаль проекты авторы, I группа инвалид Марат Мөдәрис улы Ильясов чыгышы планлаштырыла, ул үзе эшләгән тренажерлар һәм методикалар ярдәмендә, табибларның фаразларына карамастан, үзен аклый һәм аякка баса алды. Марат Ильясов инвалидлыгы һәм сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен мөстәкыйль эшләнгән адаптив күнегүләр комплексын күрсәтәчәк.
Инвалидлыгы булган кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен, "Мин булдырам" проектының командасы һәм партнерлары ярдәмендә, Марат Ильясов Баулыда үзәк ачты, анда адаптив физкультура буенча дәресләр үткәрелә.
"Bio" фестивале 12.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр барачак.
Бу хакта тулы мәгълүматны биредә >> https://vk.com/lifefestbiokzn, https://vk.com/anoslov_ya_smogu.