Җәй иҗат, төрле ачыш һәм проектларда катнашу өчен иң яхшы чор. Экологик белем бирүне табигать дөньясына экскурсия үткәрмичә генә мөмкин түгел. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Латыш Фирдәүсә Арчаның "Өмет чаткысы" тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен экологик экскурсия үткәрде.
Чара кулланыла торган җиһазларны күрсәтеп, күзәтү лекциясе формасында узды. Балаларга су, һава, туфракның сыйфатын һәм экологларның ничек тикшерүләрен күрсәттеләр. Экология лабораториясе белгечләре кечкенә табигать яратучыларны микроскоп белән таныштырды һәм төрле экспериментларда катнашу мөмкинлеге бирде.
Балалар чират буенча буягычларны тамызып карады, аннары аны эретмәгә салып процессны күзәтте. Экскурсия чын-чынлап танып белү чарасы булды, чөнки балалар беренче тапкыр төсле пробиркалар, химик стаканнар, колбалар күрде.
Тернәкләндерү үзәге белгечләре сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында белемнәрен киңәйтә һәм тирәнәйтә, танып-белү активлыгын һәм кызыксынучанлыгын үстерә, табигатькә сакчыл караш һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга ихтыяҗ тәрбияли.