Минзәләдә үзмәшгульләр турында сөйләштеләр

2019 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

10 июль көнне Минзәлә районында "ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды"ның төбәк вәкиле Эльвира Фәссахова Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре һәм социаль хезмәтләр алучылар белән семинар үткәрде. Чарада катнашучыларны хәзерге вакытта актуаль булган үзмәшгульлек программасы белән таныштырдылар.

Семинар кысаларында "Һөнәри керемгә салым" дигән махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрү турында закон нигезләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International