"Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр фотога төшерү күнекмәләрен үзләштерде

2019 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

Казанның "Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр фото осталык буенча курслар тәмамланды.

Проект "Мәгарифтә шәфкать" хәйрия фонды белән берлектә тормышка ашырылган. Проектта төрле авырулы 14-18 яшькә кадәрге яшүсмерләр катнашты. 9 ай дәвамында профессиональ фотографлар егетләрне һәм кызларны фото эше нигезләренә өйрәтте. Кем өчендер проект сәләт ачу ысулы, ә кемгәдер үз-үзен тормышка ашыру коралы булды.

Йомгаклау күргәзмәсе Идел буе федераль округының Ульянов-Ленин урамында инвалидларны укыту буенча округ методик үзәгенең тарихи бинасында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International