10 нчы июль көнне Әгерҗе районы "Наз" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен педагог-психолог Е.Нехорошкова “Шаккатам, усалланам, куркам, мактанам һәм шатланам” исемле программа буенча дәрес уздырылды.
Бу дәреснең максаты мәктәпкәчә яшьтәге балаларның үз-үзләрендә ышаныч арттыру, яшьтәшләренә карата һәм үзләрендә яхшы кәеф формалаштыру һәм үз-үзләрен тота белүне аңлау булды.
Дәрес “Мин иң-иңе!”- дип аталды. Балалар дәрес барышында курчак-керпе белән уеннар уйнаганда, “Куян-мактанчык”әкияте белән танышып, үз-үзләрен мактарга өйрәнделәр. Соңыннан үзләренең уңышлары һәм булганлыклары турында сөйләделәр. Психолог фикере буенча, балалар өчен үткәрелгән мондый төр дәресләр аларда ышаныч һәм үзбәя куя белүне арттыра.
Нәтиҗәдә балалар үзләре һәм башкалар турында яңа ачышлар белән танышты, кәеф күтәренкелеге алдылар. Дәрестә 13 приютта тәрбияләнүче бала катнашты.