Сарман районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 2019 ел дәвамында 14-18 яшьлек 160 балигъ булмаган баланы эшкә урнаштырачак. Бүгенге көндә 111 укучы эшли.
16 яшькә җиткән яшүсмерләр эшкә урнаша ала, әмма эш бирүче җиңел хезмәткә 14 яшьлекләрне дә алырга хокуклы, моның өчен ата-ананың (попечительнең) язмача ризалыгы һәм опека, попечительлек органы рөхсәте кирәк.
Федераль закон нигезендә яшүсмерләргә эш вакыты билгеләнгән. Әйтик, 14 яшьлек балалар көненә 4 сәгатьтән, 15 яшьлек балалар 5 сәгатьтән артык түгел, 16 яшьлек һәм аннан да олыраклар 7 сәгатькә кадәр эшли ала.
Сарман районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын кисәтү максатыннан социаль куркыныч хәлдәге гаилә балаларына аерым игътибар бирә. Аларны беренче чиратта эшкә урнаштыралар. Шулай ук индивидуаль реабилитация, абилитация программасы рекомендацияләре нигезендә инвалидлар да эшли ала.
Яшүсмерләр һәм эш бирүче арасында, вакытлыча эшкә урнашканда, вакытлы хезмәт килешүе төзелә. Шул ук вакытта әлеге категориядә хезмәтне җайга салу, чикләүләр, гарантияләр һәм башка үзенчәлекләрне исәпкә алырга кирәк.
Яшүсмерләр территорияләрне төзекләндерү эшләренә җәлеп ителә.