"Шатлык" социаль приютта "Гаилә һәм гаилә кыйммәтләре" дигән дәрес узды

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

Приют шартларында балаларга гаилә тәрбиясе бирү, тәрбия процессының иң мөһим, актуаль һәм катлаулы проблемаларының берсе.

12 июль көнне "Шатлык" приютында кече төркем тәрбиячесе И.Тимофеева "Гаилә һәм гаилә кыйммәтләре" дигән уен-викторина үткәрде.

Балалар чарада бик актив катнашты, викторина сорауларына җавап бирделәр. Ә викторина ике команда арасында ярышлар рәвешендә узганга, балаларга тагын да кызыклырак булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International