11 нче июль көнне Бөтендөнья шоколад көне уңаеннан Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен "Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә 22 бала һәм аларның ата-аналары өчен "Шоколад бумы" дигән социаль-мәдәни чара уздырылды.
Әлеге чараның максаты бәйрәм тарихы белән таныштыру, шоколадның файдалы үзенчәлекләре турында күзаллауны киңәйтү һәм бәйрәм кәефен булдыру.
Чара барышында балалар "шоколадның ничек үсүен" белделәр, күңелле шигырьләр укыдылар, конфетлар һәм фантиклар белән күңелле уеннар уйнадылар. Шоколадлы фондю ясау буенча мастер-класс балаларга аеруча уңай тәэсир калдырды.
Мондый чаралар реабилитация процессында уңай чагылыш таба, чөнки балаларның психо-эмоциональ хәлен яхшырта.