Чистай шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә зона семинар-киңәшмә

2019 елның 12 июле, җомга

 

Бүген Чистай шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә һөнәри стандартларны гамәлгә кертү, "Россиядә эш" сайтын тулыландыру буенча эшнең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре һ.б. буенча киңәшмәсе узды.

Чарада Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова,  министрлыкның социаль якланмаган категорияләре өчен эш урыннары булдыру бүлеге башлыгы Елена Кибардина,  Хезмәт миграциясе һәм эш бирүчеләр белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Азат Әюпов һәм 23 мәшгульлек үзәге директорлары катнашты.

Зона семинар - киңәшмәсе кысаларында пенсия алды яшендәге хезмәткәрләрне укыту һәм халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнарының агымдагы эшчәнлегенә кагылышлы һәм башка актуаль мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International