Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге психологы "Интернет челтәре тоткыныннан башка" медиакиңлектә балаларның мәгълүмати иминлеген профилактикалау программасын тормышка ашыру уңаеннан "Компьютер янында әсирлектә" дигән дәрес үткәрде.
Компьютер белән эшләүнең тискәре һәм уңай якларын билгеләүдә ярдәм итү максатыннан үткәрелгән чарада 11 бала катнашты. Дәрес кысаларында "Компьютер янында әсирлектә" дигән хикәя буенча фикер алышу үткәрелде, "Букет" күнегүләре башкарылды, үз-үзеңне бәяләү һәм эмоциональ тонус диагностикасы тормышка ашырылды.
Дәрес ахырында яшүсмерләргә "Компьютерның абруе һәм җитешсезлекләре" дигән белешмәлекләр тараттылар.