Татарстан III Бөтенроссия инвалидлар җәйге спартакиадасында катнашачак

2019 елның 12 июле, җомга

14-19 июльдә Йошкар-Ола шәһәрендә Татарстан Республикасы делегациясе III Бөтенроссия инвалидлар җәйге спартакиадасында катнашачак. Делегация составына ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре дә керә.

Ярышларны ачу тантанасы 14 июль көнне 19.00 сәгатьтә "Марий Эл" боз сараенда узачак, ябылу тантанасы барышында 2023 елда Казанда IV Бөтенроссия инвалидлар җәйге Спартакиадасын үткәрү өчен Марий Эл Республикасыннан флагны Татарстан Республикасынна тапшыру планлаштырыла.

Тулырак мәгълүмат Татарстан Республикасы спорт министрлыгы сайтында>> http://minsport.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1515608.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International