Зәй районында пенсия яшенә җитеп килүче гражданнар белән очрашулар дәвам итә. Территория комиссиясе әгъзалары әлеге категория гражданнарның хезмәт хокукларын саклау мәсьәләләре буенча эш бирүчеләрне һәм аларның хезмәткәрләрен консультацияләү максаты белән предприятие-оешмаларга чыга.
14 июльдә Татарстан Республикасы делегациясе ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары А. Р. Мөбәрәкшин һәм I төркем инвалид, "Мин булдырам" тернәкләндерү үзәген гамәлгә куючысы М. М. Ильясов белән берлектә Йошкар-Ола шәһәрендә III Бөтенроссия инвалидлар җәйге спартакиадасын ачу тантанасында катнашты.
Үз эшчәнлеген идарә өлкәсендә торак фондтан файдаланган өчен түләү яки килешү нигезендә гамәлгә ашыручы "Надежда МКД" ИК " ҖЧҖ үзенең 15 хезмәткәренә 150,0 мең сум әҗәтен кайтарды.
11 июльдә Теләче "Чишмә" халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре А.Кашапова һәм 1 нче участок кураторы Ф.Гәйнетдинова социаль куркыныч хәлдәге гаилә һәм инвалид бала тәрбияләүче Әбде торак пунктында консультатив көн үткәрделәр.
2019 елда биш көнлек эш атнасында 11 август һәм 30 август ял көннәре булып санала. 29 августта эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара.
Булачак әниләр өчен үз хис-тойгыларын контрольдә тоту гына түгел, ә дөньяны уңай яктан кабул итәргә өйрәнү дә мөһим. Моның өчен 12 июль көнне Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге психологы Екатерина Нерике булачак әниләр белән дәресләр комплексы үткәрде.
Әгерҗе районының "Наз" социаль приютында финанс грамоталылыгы программасы тормышка ашырыла. Программаның максаты приютта тәрбияләнүчеләрдә төп төшенчәләр, икътисад кагыйдәләрен формалаштыру: акча, товар, эш, һ.б.
Приют шартларында балаларга гаилә тәрбиясе бирү, тәрбия процессының иң мөһим, актуаль һәм катлаулы проблемаларының берсе.
Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге психологы "Интернет челтәре тоткыныннан башка" медиакиңлектә балаларның мәгълүмати иминлеген профилактикалау программасын тормышка ашыру уңаеннан "Компьютер янында әсирлектә" дигән дәрес үткәрде.
Балигъ булмаганнар арасында рәхимсез мөгамәлә профилактикасы уңаеннан Түбән Каманың "Веста" үзәге психологы Наталья Емельянова җәйге мәйданчыкта 7-11 яшьлек 17 бала өчен "Аңлау өчен ориентир" курсы җәһәтеннән "Уртак тел табу" темасына дәрес үткәрде. Максат: үзара мөнәсәбәтләрне җайга салу.