"Наз"да тәрбияләнүчеләр базарның икътисады һәм кагыйдәләре белән таныша

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

Әгерҗе районының "Наз" социаль приютында финанс грамоталылыгы программасы тормышка ашырыла. Программаның максаты приютта тәрбияләнүчеләрдә төп төшенчәләр, икътисад кагыйдәләрен формалаштыру: акча, товар, эш, һ.б.

Программа кысаларында 15 нче июль көнне приют балалары  8 тәрбияләнүче  "Монополия"уен кагыйдәләрен үзләштерде. Монополия-классик уен, анда сатып алырга мөмкин, арендалау һәм  үз милкен сатырга була. Уен формасында тәрбияләнүчеләр базар кагыйдәләре белән таныша, акча эшли, күчемсез милек төзи һәм сата. Уенның төп максаты - бөлгенлеккә төшмәскә. Мондый уеннар балаларны хезмәттәшлек итәргә, файдалы карарлар кабул итәргә һәм вәзгыятьне исәпкә алырга өйрәтә, фининс грамоталылыгын үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International