Кукмарада социаль хезмәтләр алучылар өчен Сабан туе үткәрелде

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

Кукмара районында Атлас Булатов исемендәге паркта инвалидлар, ветераннар, инвалид балалар һәм авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен Сабан туе узды. Бәйрәмдә 300дән артык кеше катнашты.

Узган 20 елда Сабан туе ике мәйданчыкта – "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә һәм "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә оештырылды. Быел беренче тапкыр барлык социаль категорияләрне бер мәйданчыкта берләштерделәр. Җирле эшмәкәрләр бәйрәмнең иганәчеләре булды.

Сабан туе кысаларында юбилярларны, төрле конкурсларда һәм фестивальләрдә катнашучыларны хөрмәтләү булды. "Аргамак" инвалид-спортчылар командасы әгъзаларын да бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International