Министр урынбасары Адель Мөбәрәкшин инвалидлар спартакиадасын ачу тантанасында катнашты

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

14 июльдә Татарстан Республикасы делегациясе ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары А. Р. Мөбәрәкшин һәм I төркем инвалид, "Мин булдырам" тернәкләндерү үзәген гамәлгә куючысы М. М. Ильясов белән берлектә Йошкар-Ола шәһәрендә III Бөтенроссия инвалидлар җәйге спартакиадасын ачу тантанасында катнашты.

Финал ярышларының рәсми ачылышы "Марий Эл" боз сараенда узды. Чара 14-19 июль көннәрендә үтә.

Спартакиадада 14 яшьтән алып 18 яшькәчә булган егетләр һәм кызлар: терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган, сукырлар, чукраклар, церебраль паралич белән авыручы кешеләр  катнаша.

Татарстан данын Марий Элда 48 инвалид спортчы яклый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International