Тукай районы идарәче компаниясе хезмәт хакы буенча өлешчә бурычларны кайтарды

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә.

Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла.

Тукай муниципаль районы оешмасында хезмәт хакы буенча бурыч өлешчә түләнде.

Үз эшчәнлеген идарә өлкәсендә торак фондтан файдаланган өчен түләү яки килешү нигезендә гамәлгә ашыручы "Надежда МКД" ИК "  ҖЧҖ үзенең 15 хезмәткәренә 150,0 мең сум әҗәтен кайтарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International