Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында "Бергә тату гаилә" дигән инновацион технология тормышка ашырыла. Бу атнада милли кием тарихы һәм үзенчәлекләре белән таныштылар.
Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә “Ника” яшьләр клубы волонтерлары, "Ростресурс" инвалидларны тернәкләндерү академиясе вәкиле Алексей Мулеев ярдәмендә, "Без иминлек өчен" дигән интеллектуаль уен үткәрделәр.
Бишек җыры - ана һәм бала аралашуының мөһим формасы булып тора. Чөнки бишек җыры мәхәббәт һәм наз китерә. Һәр бишек җырында бик күп йомшак һәм назлы тавышлар ишетелә. Балалар әниләренең карынында әлеге тавыш тембрына, якын кешеләренең йомшак тавышына өйрәнә.
Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү уңаеннан Питрәч районы "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Колай авылында төрле категория гаиләләрдәге балалар белән "ТАССР барлыкка килү тарихы" дигән чара үткәрде.
Зәй районында һөнәри әзерлек программасы уңаеннан оештырылган "Электргаз эретеп ябыштыручы" һөнәре буенча эшсез гражданнарга һөнәри белем бирү курсы тәмамланды. Квалификация имтиханын 11 кеше уңышлы тапшырды.
12 июльдә Балтач җирлегендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Галимов Габдрәкыйп Габдрахман улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Түбән Кама "Веста" үзәгендә "Чәчтараш эше" хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эше кысаларында социаль ярдәм күрсәтелүче хатын-кызлар өчен "Хатын-кызларның чәчен кисү, кыска чәчләрне кисү технологиясе"» дигән дәрес үткәрелде.
Яр Чаллы шәһәренең "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Җиһагирова "Сәламәтлек минуты" дигән викторина үткәрде.
9 һәм 11 июлендә Арча "Мәрхәмәтлек үзәге" социаль педагогы "Агулы төтеннең зыяны" дигән профилактик дәрес үткәрде.
Илдә расланган "Демография" һәм "Сәламәтлек саклау" илкүләм проектларының төп максатлары билгеләнгән, шул исәптән гомер озынлыгын арттыру, халыкның төп йогышлы булмаган авырулардан, шул исәптән эшкә яраклы яшьтә үлем санын киметү, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы гражданнарның санын арттыру.