Булачак әниләр өчен үз хис-тойгыларын контрольдә тоту гына түгел, ә дөньяны уңай яктан кабул итәргә өйрәнү дә мөһим. Моның өчен 12 июль көнне Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге психологы Екатерина Нерике булачак әниләр белән дәресләр комплексы үткәрде.
"Еш кына яшь әниләр үзләренең хис-тойгылары балага ничек йогынты ясавы турында уйламый. Кайбер күзәтүләр буенча бала табуга кадәр борчылучы булачак әниләр авырлыклары уртача күрсәткечләргә җитмәгән балалар таба", - дип сөйләде психолог.
"Минем яраткан уенчыгым", "Минем эмоциональ халәт" арт-терапия һәм "Яшь әниләр өчен шпаргалка" мини-лекциясе эмоциональ халәтне тотрыкландыруга һәм ата-аналар компетентлыгын арттыруга ярдәм итте.
Дәресләрдә 18 яшьтән 32 яшькә кадәрге 12 булачак әни катнашты. Алынган мәгълүматны ныгыту максаты белән аларга мәгълүмати буклетлар таратылды.