11 июльдә Теләче "Чишмә" халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре А.Кашапова һәм 1 нче участок кураторы Ф.Гәйнетдинова социаль куркыныч хәлдәге гаилә һәм инвалид бала тәрбияләүче Әбде торак пунктында консультатив көн үткәрделәр.
Белгечләр аз керемле гаиләләрдәге һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләдәге ата-аналарны "Россиядә эш" порталында теркәүдә ярдәм иттеләр.