ЯҢАЛЫКЛАР


22
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген Түбән Камада "Заря" балалар сәламәтләндерү лагерендә ял итүче мәктәп укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырылды. Анда Түбән Кама муниципаль районы гомуми белем бирү мәктәпләренең 90 укучысы катнашты.

19  июль көнне Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәгендә үзмәшгульлек программасы буенча чираттагы бизнес-дәрес узды.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә.

Чистайның "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар өчен бочче уенын презентацияләделәр.

Социаль хезмәт күрсәтүнең сыйфатын тикшерү һәм контрольдә тоту максатыннан 17 июль көнне Биектау районы "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгечләре Каенлык авыл җирлегенең социаль хезмәт алучыларына барды.

Татарстан Республикасында Эшче һөнәрләр елы уңаеннан Лениногорск районы "Исток-Башлангыч" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Тамара Тимофеева  балигъ булмаганнар белән "Тынычлык булдыру" дигән һөнәри юнәлеш бирүче уен үткәрде.

Зәй муниципаль районы “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә  "Тәмәке-шоу" уены узды.  Балалар   тәмәке тартуның барлыкка килүе,  зыяны турында тыңладылар.  Тәмәке тартуга каршы көрәш элек-электән алып барылуы, әлеге зарарлы гадәтнең начар авырулар китереп чыгаруы турында мәгълүмат алдылар.

Бала карау буенча отпусктагы һәм эш бирүче белән хезмәт мөнәсәбәтләрендә торучы хатын-кызларга Зәй халык мәшгульлеге үзәге бушлай һөнәри белем алуны оештырды. 10 кеше “Смета эше” белем бирү программасы буенча курслар уза.

2019 елда Татарстан Республикасы Президентының 2019 елның 23 апрелендәге ПУ-244 номерлы Карары нигезендә Корбан бәйрәме 11 августта үткәрелә башлый.

Татарстанда беренче бала тапкан 1 031 яшь ана һәм өченче баласы туган 202 хатын-кыз 2019 елның 19 июльгә яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International