Бүген Түбән Камада "Заря" балалар сәламәтләндерү лагерендә ял итүче мәктәп укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырылды. Анда Түбән Кама муниципаль районы гомуми белем бирү мәктәпләренең 90 укучысы катнашты.
Түбән Кама шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге профконсультанты Е.Саблина мәшгульлек хезмәте күрсәтә торган хезмәтләр, районның хезмәт базарында иң кирәкле һөнәрләр турында тулырак мәгълүмат бирде. Шулай ук яшүсмерләргә һөнәри юнәлеш бирүче тест үткәрелде.
Барлык катнашучыларга "Минем һөнәрем – минем киләчәк", "Һөнәрләр төрләрен классификацияләү" дигән мәгълүмати брошюралар һәм буклетлар таратылды.