Казанның ике предприятиесендә хезмәт хакы буенча бурыч өлешчә түләнде

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә.

Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла.

Казан шәһәренең ике предприятиесендә хезмәт хакы буенча бурыч өлешчә түләнде.

Әйтик, бөлгенлек процедурасындагы предприятиеләр 24 хезмәткәр алдында исәп-хисап ясап, аларга 75,0 мең сум акча түләп хисап тотты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International