Чистайның "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар өчен бочче уенын презентацияләделәр.
Уенны учреждениедә 2013 елдан бирле оештырыла, чөнки интернат-йортта локомотор функцияләре бозылган, ДЦП авыруы, терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган инвалидлар яши. Һәр катнашучы өчен күнегүләр йөкләнеше индивидуаль. Тренировка комплексына координацион сәләтләрне, кул һәм бармак чуклары вак моторикасын үстерү, югары патологик тонусны киметү күнегүләре һәм шөгыльләре керә.
2014 елда учреждение "Иҗтимагый инициатива" республика социаль проектлар конкурсында катнашты һәм уен өчен туплар җыюга грант отты. Учреждение базасында "Бочче" клубы" барлыкка килде, ул яшь инвалидлар арасында да, өлкән яшьтәге гражданнар арасында да популяр. Атнага ике тапкыр интернат-йорт карамагындагылар клубта шөгыльләнү мөмкинлегенә ия.
Хәзерге вакытта интернатта район дәрәҗәсендә генә түгел, республика һәм хәтта Россия дәрәҗәсендәге чемпионатларда катнашкан өчен дә бүләкләр һәм титулларга ия инвалид спортчылар яши.
Шушы көннәрдә балалар белгечләр белән бергә яңа уенчыларга уен презентациясен үткәрде. Уен кагыйдәләре һәм стратегиясе бик аңлаешлы яңгырады, ә аннары профессионалларның күрсәтмә уены узды.