ЯҢАЛЫКЛАР


24
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Театр елы уңаеннан Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә логопед Лемара Ганиева җитәкчелегендә "Бүре һәм төлке" дигән рус халык әкияте буенча спектакль куелды.

18 нче июль көнне Минзәлә муниципаль районында "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүче 12 бала Минзәлә шәһәренең "Патриотлар үстерәбез" хәрби-патриотик лагеренә җиде көнлек сменага барды.


23
июль, 2019 ел
сишәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетында "Татарстан Республикасының аналоглы эфир телетапшыруыннан цифрлы телевидениегә күчүе турында" брифинг булып узды. ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова цифрлы эфир телевидениесенә күчкәндә аерым категория гражданнарга каралган социаль ярдәм чаралары турында сөйләде.

Бүген, 23 июльдә, Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең компьютер классында хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова социаль хезмәт алучыларга “Интернетта алдашулар” темасына мәгълүмат бирде.

22 июльдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында ТР Хезмәт министры Э.А. Зарипова һәм ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары А. Р. Абашев катнашында "Демография" милли проектының "Өлкән буын" федераль проекты уңаеннан өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау-тәрбияләү системасын булдыру буенча киңәшмә узды.

Буаның "Гармония "социаль приютында зурлар төркемендә "Җир планетасын саклыйк" дигән рәсем конкурсы булып узды.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова цифрлы эфир телевизион тапшыруларга күчкәндә гражданнарның аерым категорияләренә каралган социаль ярдәм чаралары буенча спикер булып чыгыш ясаячак.

22 июль көнне Кукмара муниципаль районындагы "Шәфкать” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү  үзәгендә тәрбияче Фәйрузә Абдуләхәтова терроризмга каршы мультфильмнар карау оештырды.

 

Кече Лыза клубында Балтачның "Наз" үзәге, Казанның "Наз" ятим балалар һәм инвалидларга ярдәм хәйрия фонды, авыл клубы вәкилләре инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр, өйдә социаль хезмәт алучылар өчен чара уздырылды.

22 июль көнне Кукмара муниципаль районының “Шәфкать” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү  үзәгендә балалар өчен виртуаль экскурсия оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International