Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат-йортында экстримизм һәм терроризмга каршы чаралар планы нигезендә, Шәдче авылы “Изге нур” мәчетеннән Р. Фәизова чакырылды.
20 нче июль көнне "Татарстан – Яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте "Балаларда көч"сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм хәйрия фонды белән берлектә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән үзәк нерв системасы зарарланган балаларның психомотор һәм сөйләм үсешендә тайпылышларны алдан ачыклау һәм фаразлау өчен медик-психологик-педагогик юнәлештәге белгечләрнең мобиль бригадасы эше оештырылды.
18нче июльдә Әлмәтнең "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге
үзәге психологы Ю. Казакова яшүсмерләр өчен исемле тренинг үткәрде.
18 нче июльдә Минзәлә муниципаль районында "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүче 12 бала Минзәлә шәһәренең "Патриотлар үстерәбез" җиде көнлек хәрби-патриотик лагерена барды. Лагерь кыр шартларында уңайлы яшәү белән хәрби романтиканы үз эченә ала.
Бүген Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар арасында традицион рәвештә ел саен уздырыла торган шахмат турниры үткәрелде.
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды.
Бүген Йошкар-Олада III Бөтенроссия инвалидлар җәйге спартакиадасының финал көне, анда 65 регионнан 2000нән артык кеше катнаша.
Яшьләр арасында җинаятьчелекне киметү, шулай ук балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтү максатыннан, Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә Арча районының балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек инспекторы Энҗе Усманова белән очрашу оештырылды.
Питрәч районының "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлегендә берничә ел "Гарденотерапия"технологиясен кулланыла.
19 нче июль көнне Әгерҗе районының "Наз" социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен "Террорчылык кагыйдәләре куркынычсызлы" турында дәрес оештырылды.